Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Утырыш узды

​11 нче декабрь көнне 10.30 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы 5 нче утырышы узды.

Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе И.Х. Хамидуллин, район прокуроры урынбасары Р.Р. Зиннәтуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И.С. Зарипов, Теләче муниципаль районының җаваплы җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

Утырышның көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды.

 

Утырышта каралган төп мәсьәләләр:

 

1) Теләче муниципаль районының 2020 нчы елга һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына бюджеты турында;

2) “22019-2021 нче елларга Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында мәгарифне үстерү турында” район программасының үтәлеше турындаһәм башкалар.

 

Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридикбүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И., Теләче муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Р.Н. Яруллиннар  чыгыш ясадылар. 

​Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев