Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңгырлар тизлекне киметә

Бүген табигать аңлатып бирә алмаслык халәт кичерә. Урман-болыннардагы ямь-яшел күренеш җәйнең гүзәл икәнен күрсәтсә, кырларга карап көзге көнне тоясың. Игеннәр инде саргаеп, башаклар тәмам тулып өлгергән. Уңыш алдагы елдагыча булмаса да, мулдан көтелә. Моның шулай булуында һава торышының уңай килүе дә зур роль уйнады. Игенчеләрне хафага салган май-июнь айларындагы корылыкның...

Көннәр коры торганда вакытның бер генә минутын да заяга уздырырга ярамый. Шуны истә тотып, игенче механизаторларыбыз соңгы көннәрдә барлык көчләрен кырдагы эшкә сарыф итәләр. Коры көннәр торганда мөмкин кадәр икмәкнең күпчелек өлешен җыеп алырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 20 август көнне алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда барлык җыеп алынасы мәйданның (22040 гектар мәйданда) 12800 гектар мәйданы (58%ы) теземнәргә салынган, шуның 12500 гектардагысы (57%ы) суктырып алынган. Иген уңышы бер гектардан уртача 21,2 центнер тәшкил итә. Игеннәрне җыеп алуда җаваплыклары чикләнгән "Алан" (76%) белән "Игенче" (68%) ширкәтләре аеруча зур өлгерлек күрсәтә.
Урып-җыю эше "экватор сызыгы"н узып бара. Шулай булгач, бер генә хуҗалыккка да тел-теш тидерәсе килми. Кемнең инди шартларда эшләвен, басу-кырлардагы эшне барышы турында алдагы көннәрдә бәян итәрбез.
Киләсе ел уңышына нигез бүгеннән салына. Бу очракта хуҗалыкларда барган көзге чәчү кампаниясе күздә тотыла. Бүген районда 4204 гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарылган. Мәсәлән, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының "Чулпан" бүлекчәсендә әлеге мөһим агрочара төгәлләнде инде. Көзге чәчү эшләре әлеге агрофирманың "Олы Мишә", "Баландыш" бүлекчәләрендә дә бик оешкан төстә бара.
Уңышның нинди булуы җирне вакытында һәм сыйфатлы итеп эшкәртүгә бәйле. Бүген бу эш районда 5600 гектар мәйданда башкарылган. Быел районда план буенча 26223 гектар мәйданда туңга сөрү эшләре башкарылырга тиеш. Моңа җаваплыклары чикләнгән "Игенче" (46%) белән "Алан" (37%) ширкәтләре зур игътибар бирә.
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев