Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

6 җиңел ясала торган бутерброд

Сырлы париж десерты 1 озын батон, 200 г каты сыр, 3-4 яшел алма, вакланган әстерхан чикләвеге яки миндаль, 4 аш кашыгы майонез, лимон согы, тоз, яшел тәмләткечләр. Юылган алмаларны чистартып, саламлап турарга яки эре угыч аша үткәрергә, каралмасыннар өчен лимон согы сибәргә. Эре угычтан уылган сырны алмага кушып, тоз сибәргә...

Сырлы париж десерты

1 озын батон, 200 г каты сыр, 3-4 яшел алма, вакланган әстерхан чикләвеге яки миндаль, 4 аш кашыгы майонез, лимон согы, тоз, яшел тәмләткечләр.

Юылган алмаларны чистартып, саламлап турарга яки эре угыч аша үткәрергә, каралмасыннар өчен лимон согы сибәргә.

Эре угычтан уылган сырны алмага кушып, тоз сибәргә һәм майонез белән болгатырга.

Батонны телемләп (калынлыгы 0,7-1 см) турарга. Һәр телеменә сыр һәм алма массасын ягып, чикләвек сибәргә. Өстен яшел тәмләткечләр белән бизәргә.

Шпротлы бутерброд

½ ипи, 1 банка шпрот балыгы, 1-2 кыяр, 2 каты пешкән йомырка, 2-3 аш кашыгы майонез, тоз.

Бизәү өчен петрушка.

Шпротны ачып, маен агызырга. Кыяр һәм йомырканы вак угычтан үткәрергә. Тоз сибеп, барысын бергә майонез белән болгатырга. Ипине өчпочмаклы формада телемләп турарга. Һәр телемгә кыяр һәм йомыркалы катнашманы ягып, өстенә шпрот балыгы куярга. Бутербродны петрушка яфрагы белән бизәргә.

Гөмбәле бутерброд

8 бутербродка: 1 банка маринадланган гөмбә, 100 г каты сыр, түгәрәк батон, 4 аш кашыгы майонез, укроп.

Табаны майлау өчен үсемлек мае. Гөмбәнең суын агызырга. Сырны вак угычтан уарга. Гөмбәне майонез белән болгтатырга. Батонны 1 см калынлыкта телемләп турарга. Майланган табада батон телемнәрен тезеп, өстенә майонезлы гөмбә салырга, сыр сибәргә. 200 градускача җылытылган духовкада сыры эрегәнче, якынча 5 минут тотарга. Табынга биргәндә кайнар бутерброд өстенә укроп сибәргә.

Гади бутерброд

1 помидор, 4 телем батон, 50 г сыр, 4 аш кашыгы майонез, бизәү өчен яшел тәмләткечләр һәм яшел суган.

Помидорны түгәрәкләп, сырны телемләп турарга. Батон телемнәрен үсемлек мае белән майланган табага тезеп, һәркайсына икешәр помидор түгәрәге, сыр телеме куярга, өстенә майонез сыларга.

Бутербродларны 200 градускача җылытылган духовкада 10 минут тотарга. Табынга биргәндә вакланган яшел тәмләткечләр сибәргә.

«Дулкын» бутерброды

1 ак ипи, 100 г атланмай, 3 каты пешкән йомырка, 1 сельдеь балыгы, майонез, тоз, яшел тәмләткечләр.

Йомшартылган атланмайга вакланган йомырка һәм майонез кушып болгатырга. Массаны ипи телемнәренә ягып, сельдҗ балыгы куярга һәм яшел тәмләткечләр сибәргә.

«Азалия» бутерброды

Ипи, 100әр г атланмай һәм сыр, 2 шәр помидор һәм каты пешкән йомырка, тавык ите.

май ягылган ипигә түгәрәкләп помидор һәм йомырка куярга. Йстенә вак итеп туралган ит салып, угычтан уылган сыр сибәргә һәм духовкага куеп алырга. Табынга кайнар килеш бирергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев