Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Катлы камыр ясау рецепты

Кирәк: 500 г онга: 400 г атланмай, ярты лимон, ярты стакан су, бер чәй кашыгы тоз. Онны илиләр, өчтән бер өлешен бүлеп алалар да май белән кушып басалар. Аннан соң аны 1,5-2 см калынлыкта дүрт почмаклап җәяләр һәм, зур тәлинкәгә салып, салкын урынга чыгарып куялар. Калган оннан да лимон суы...

Кирәк:

500 г онга:
400 г атланмай,
ярты лимон,
ярты стакан су,
бер чәй кашыгы тоз.

Онны илиләр, өчтән бер өлешен бүлеп алалар да май белән кушып басалар. Аннан соң аны 1,5-2 см калынлыкта дүрт почмаклап җәяләр һәм, зур тәлинкәгә салып, салкын урынга чыгарып куялар. Калган оннан да лимон суы өстәлгән ярты стакан салкын су белән камыр басыла (суга кирәгенчә тоз да өстәлә). Бу камыр түгәрәкләп әвәләнә һәм, өстенә чиста тастымал каплап, 20-30 минут тотыла. Шуннан соң аны майлы камырдан ике тапкыр киңрәк һәм бераз озынрак итеп җәяләр.

Майда басылган (тәлинкәгә салып суык урында тотылган) камырны җәелгән камыр уртасына салырга һәм, зур камырны дүрт яктан каплап, конверт кебек итеп, чеметеп ябыштырырга кирәк. Шулай итеп, майга басылган камыр конверт эчендә кала. Кунага он сибеп, бу конвертны 1 см калынлыкта тигез итеп җәяргә, аннан аны бөкләп, тактага салып, 30-40 минут салкын урында тотарга кирәк.

Суытылган камырны, тагын ике тапкыр җәеп, дүрткә бөклиләр һәм салкын урында тоталар. Ләкин бөкләгән вакытта аның арасына он сибәргә ярамый. Шуннан соң бу камырдан кирәкле әйберләрне - катлы паштет, сумса һәм башкаларны ясыйлар.

Чыганак: Татар Тодау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев