Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Соус рецепты

Бик тәмле килеп чыга торган соус рецепты

4 кг помидорны, 1 кг суганны, 1 әче борычны, 0,5 кг алманы юып, соңгысын төшләреннән тазартып, эрерәк кенә итеп турап, чуен кәстрүлгә пешерергә утыртабыз. Шунда ук 4-5 дәфнә яфрагы, 6 бөртек хуш исле борыч, 10 данә гвоздика, ярты чәй калагыннан күбрәк төелгән корица, 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы да салып җибәрәбез.

Шул массаны ике сәгатьләп өстен ачкан килеш (артык пары чыгып бетсен өчен) кайнатабыз. Пешеп бетәргә ярты сәгать кала 5-6 тырнак сарымсак турап салабыз. Бераз суынгач, агач тукмак белән төя-төя, вак тишекле сөзгеч аша үткәрәбез.

Әзер массаны тагын бер кат кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыккач, 100 грамм уксус (пыяла савыттагыны) салып бутыйбыз да, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

750 граммлы 6 банка соус чыга.

kiziltan.ru

Фото:https://pixabay.com/ru/TJENA

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев