Конкурслар

Чаллыда мәктәп тәрәзәсенә пневматик мылтыктан атканнар

Чаллы үзәгендә билгесез кешеләр мәктәп тәрәзәсенә пневматик мылтыктан аткан, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Гадәттән тыш хәл җиденче комплекстагы 35нче гомуми белем бирү учреждениесендә булган.

Педагогларның берсе полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул тәрәзәләрдә тишекләр барлыкка килүе хакында сөйләгән. «Алар пневматик мылтыктан атканнан соң калган эзләргә охшаган», - дигән ул.

Хәзерге вакытта хокук сакчылары хулиганнарның шәхесләрен ачыклый.


Нет комментариев