Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме

Хөрмәтле райондашлар! Сезне якты һәм җылы бәйрәм - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз. Май ае - ышанычлар, яңару чоры. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә дә кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен дә җаваплылыкны арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр бара. Язгы табигать тәэсиреннәндер, башлангычлар, эшлеклелек май ае якынлашканда сизелерлек арта. Яхшырак яшәргә омтылабыз....

Хөрмәтле райондашлар!
Сезне якты һәм җылы бәйрәм - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз. Май ае - ышанычлар, яңару чоры. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә дә кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен дә җаваплылыкны арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр бара. Язгы табигать тәэсиреннәндер, башлангычлар, эшлеклелек май ае якынлашканда сизелерлек арта. Яхшырак яшәргә омтылабыз. Яз һәм Хезмәт бәйрәме безгә бу максатка гомуми тырышлыклар, хезмәт нигезендә генә ирешеп булуын искә төшерә. Илдә килеп туган кризис та хезмәт ияләрен борчуга салырга тиеш түгел. Хезмәт сөйгән, тырыш, булдыклы халкы булганда ил әлеге хәлдән чыгар дигән өмет белән яшик. Үз бурычларын һәм җаваплылыгын тулысынча аңлап башкарганда, һәркемнең туган төбәге, авылы, гаиләсе Яз һәм Майның үзе кебек якты да, җылы да булыр! Соңгы елларда ирешелгән уңай нәтиҗәләрне тагын да арттырыйк! Бүген басу-кырларда үзләрен аямыйча хезмәт куючы игенче-механизаторларыбызга имин хезмәт, фәкать уңышлар юлдаш булсын!
Бәйрәм белән, сезне райондашлар! Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, хезмәтегездә, тормышыгызда уңышлар, борчусыз, күңелле бәйрәмнәр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев