Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

1 октябрь - Өлкәннәр көнендә Теләчедән ялгыз карчык подъездга учак яккан.

1 октябрь - Өлкәннәр көнендә Теләченең Магистральная урамында урнашкан күпкатлы йортларның берсендә яшәүче ялгыз карчык бәйрәмне күпләрнең исендә калдырырлык итеп уздырган. Кичке сәгать 8 ләрдә әби икенче катның коридор уртасында учак ягып, сәнәк белән күршеләрнең ишекләренә шакып йөргән. Шунысы кызык, әби үзе төренгән, битенә маска кигән. Төтенне сизеп, күршеләр коридорга...

1 октябрь - Өлкәннәр көнендә Теләченең Магистральная урамында урнашкан күпкатлы йортларның берсендә яшәүче ялгыз карчык бәйрәмне күпләрнең исендә калдырырлык итеп уздырган. Кичке сәгать 8 ләрдә әби икенче катның коридор уртасында учак ягып, сәнәк белән күршеләрнең ишекләренә шакып йөргән. Шунысы кызык, әби үзе төренгән, битенә маска кигән. Төтенне сизеп, күршеләр коридорга чыккач, әби качкан. Күршеләрнең сүзләренә караганда, ул үзенең фатирын тартып алырлар дип курка икән. Учак ягу - саклану чарасы булганмы, әллә үзенә игътибар җәлеп итәсе килгәнме - монысы билгесез. Әмма хәзер бу йортта яшәүчеләрнең тынычлыгы качкан, төннәрен кизү торырга булганнар. Карчыкның акылга зәгыйфь булуы да бик ихтимал.

Әлеге хәбәр бу йортта яшәүче мобиль хәбәрчеләребездән килеп иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев