Реклама
Новости со всего света
15 декабрь көнне Лесной бистәсендә сәхнәләштерелгән Боз озату йоласыннан фоторепортаж
"Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" исемле фестиваль кысаларында районыбызның һәр авылында диярлек концерт-тамашалар куелды. Әлеге тамашаларда авылларның үзешчәннәре халкыбызның төрле борынгы йолаларын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Концертлар һәр авылда үзенчә кызыклы һәм үзенчәлекле, кабатланмас булып чыкты. Аулак өйләрне шактый авыл сәхнәләштерде, ә менә Лесной бистәче үзешчәннәре оригиналь идеяне тормышка ашырганнар - алар Боз...
"Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" исемле фестиваль кысаларында районыбызның һәр авылында диярлек концерт-тамашалар куелды.
Әлеге тамашаларда авылларның үзешчәннәре халкыбызның төрле борынгы йолаларын сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Концертлар һәр авылда үзенчә кызыклы һәм үзенчәлекле, кабатланмас булып чыкты. Аулак өйләрне шактый авыл сәхнәләштерде, ә менә Лесной бистәче үзешчәннәре оригиналь идеяне тормышка ашырганнар - алар Боз озату йоласын уйнап күрсәттеләр.
Аңлашылганча, биредә яз көне ташу вакытында елгалардан бозлар аккан вакытта үткәрелә торган җырлы-биюле йола турында сүз бара. Бик кызыклы килеп чыкты әлеге чара.
Шул булып узган концерттан фотоларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Фәнил Нигъмәтҗанов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев