22 ноябрь көнне Лесхоз бистәсендә (Байлар Сабасы) 2019 елда туган балалар командалары арасында хоккей буенча турнир узды.
Җиңү өчен 5 көчле команда көрәште:
🔹 «Биектау» (Биектау авылы)
🔹 «Алтын Алка» (Апас шәһәр тибындагы бистә)
🔹 «Олимп» (Мамадыш шәһәре)
🔹 «Торнадо» (Чистай шәһәре)
🔹 «Регион 16» (Теләче авылы)
Тренер Галимов Нияз Миннәхмәт улы җитәкчелегендәге безнең «Регион 16» командасы чын характер күрсәтте һәм көмеш медальләр иясе булып, 2 нче урынны яулады! Капкачы Зиннатов Азамат, турнирның иң яхшы капкачысы дип танылды!
Нет комментариев