22 ноябрь көнне боз мәйданында чын көрәш барды! 2015 елда туган яшүсмерләр арасында узган чираттагы уенда Теләченең «Торнадо» командасы Казан шәһәренең «Зилант» командасын 8:1 исәбе белән тар-мар итте!
Егетләр уенның беренче минутларыннан ук үзләренең көчен, бердәмлеген һәм җиңүгә омтылышын күрсәттеләр. Бу — чын осталык һәм тырышлык нәтиҗәсе! Яшь хоккейчыларыбызны һәм тренерларны бу искиткеч җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз! Алда тагын да зуррак биеклекләр көтсен!
Нет комментариев