Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

2015 елга нәтиҗә: Мәгариф тармагы ни хәлдә?

Балалар бакчаларында нәниләр өчен урыннар санын арттыру, БДИ да югары балл җыйган укучылар санын күбәйтү өстендә эшләү һәм инвалид балаларга мәктәпләрдә уңайлы шартлар тудыру... Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елда әлеге тармакларга аеруча зур игътибар биргән. Бу турыда Дәүләт Советы депутатларына Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр...

Балалар бакчаларында нәниләр өчен урыннар санын арттыру, БДИ да югары балл җыйган укучылар санын күбәйтү өстендә эшләү һәм инвалид балаларга мәктәпләрдә уңайлы шартлар тудыру... Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елда әлеге тармакларга аеруча зур игътибар биргән.


Бу турыда Дәүләт Советы депутатларына Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Ул парламент вәкилләрен үз идарәчелегенең 2015 елдагы эшчәнлеге белән таныштырды.

2015 елда - өстәмә 12 мең урын

2014-2015 елгы уку елында Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә барлыгы 200 меңнән артык бала тәрбияләнгән. Хәзерге вакытта 1-7 яшьлек балаларның 71,8 проценты балалар бакчаларында махсус урын белән тәэмин ителгән.

- Агымдагы елда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә мәгариф системасын яңартуга федераль бюджеттан барлыгы 686 миллион сум акча бүлеп бирелде. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен бүленгән ярдәмнең гомуми күләме исә 6,4 миллиард сум тәшкил итте. Бу проект исә безгә 1-3 яшьлек балаларның барысын да балалар бакчаларына урнаштырып бетерергә ярдәм итәчәк, - дип ассызыклады Энгель Фәттахов.

Әлеге программаның нәтиҗәләре исә чыннан да шаккатыра. Министр сүзләренә караганда, программа кысаларында Татарстанда өр-яңа 73 балалар бакчасы калкып чыккан, 16 бина балалар бакчасы итеп үзгәртелгән, 38 бакчада балалар өчен өстәмә төркемнәр булдырылган. Нәтиҗәдә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә нәниләр өчен барлыгы 12 меңгә якын урын барлыкка китерелгән.

Соңгы елларда шәхси балалар бакчалары да шактый еш ачыла башлаган икән. Мәсәлән, хәзерге вакытта андый бакчаларда барлыгы 1,5 мең бала тәрбияләнә.

БДИ буенча 100 баллны ничек җыярга?

Энгель Фәттахов үз чыгышында БДИ нәтиҗәләренә дә зур басым ясады. Быел республикада барлыгы 18,2 мең укучы БДИ тапшырган. Җәмгыять белеме, физика, биология һәм химия фәннәре аеруча популяр булган. Бер бала исә испан теле буенча БДИ биргән.

Агымдагы елда БДИ ны яхшы билгеләргә бирүчеләр саны бераз арткан. Физика, немец теле, әдәбият һәм география фәннәре буенча күрсәткечләр аеруча сөендерә.

- Кызганыч, агымдагы елда имтиханнарда 100 балл җыйган укучылар саны кимеде. 2014 елда андый укучылар саны 122 булса, быел - 105. Шул ук вакытта БДИ буенча имтхиан бирә алмау сәбәпле, аттестатсыз калган укучылар саны да кимүгә таба бара, - дип ассызыклады министр.

Чит төбәкләргә - 5 миллион сумлык татарча дәреслекләр

Милли белем бирү тармагын үстерүгә килгәндә, Татарстан Россиянең башка төбәкләрендә эшли торган татарча белем бирү учреждениеләрен татар телендәге дәреслекләр белән тәэмин итүне җитди контрольдә тота. Агымдагы елда гына да Мәгариф министрлыгы Россиянең 23 төбәге һәм ерак чит илләр соравы буенча аларга якынча 18 мең дәреслек җибәргән. Аларның гомуми бәясе - 5 миллион сум.

Билгеле булганча, Мәгариф һәм фән министрлыгы мөмкинлеге чикле балаларны белемле итү өлкәсендә дә шактый зур эшчәнлек алып бара. Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә 4 меңнән артык инвалид бала белем ала. Тагын 1764 баланың мөмкинлекләре чикләнгән.

- Төп бурычыбыз - мәктәпләрне мөмкинлекләре чикле укучылар өчен уңайлы итү. 2012 елдан башлап, республикада барлыгы 154 белем бирү учреждениесе инвалидлар өчен уңайлы итеп үзгәртеп корылды, - дип белдерде Энгель Фәттахов.


Рәмзия ЗАКИРОВА

intertat.ru

фото: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X