Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

25 ноябрьдән соң Россия акчасы рубльне ни көтә? Белгечләр фикере

Бугенге көндә нефтькә бәяләр Россия валютасына сизелерлек тәэсир итәргә мөмкин. Эш шунда ки, ел саен 25 ноябрьдә EIAның АКШтагы нефтьнең коммерцияле запаслары турында хисаплары бастырылып чыга. Әгәр дә запаслар арткан булып чыга икән, Brent маркалы нефтькә бәя бик тиз түбәнәеп, бер барреле 42 долларга калырга момкин. Бу көннәрдә (25 ноябрьгә...

Бугенге көндә нефтькә бәяләр Россия валютасына сизелерлек тәэсир итәргә мөмкин. Эш шунда ки, ел саен 25 ноябрьдә EIAның АКШтагы нефтьнең коммерцияле запаслары турында хисаплары бастырылып чыга.

Әгәр дә запаслар арткан булып чыга икән, Brent маркалы нефтькә бәя бик тиз түбәнәеп, бер барреле 42 долларга калырга момкин.

Бу көннәрдә (25 ноябрьгә кадәр) Россия сумы хәзерге вакытта дәвам итүче салымнар тапшыру вакытында җыеп алынган акчалар ярдәмендә бераз ныгырга мөмкин. Экспорт белән шөгелләнүче компанияләр бу вакытта салым түләргә әзерлек кысаларында валютадагы керемнәрен саталар.

Әлбәттә, бу сумга сорау тудыра һәм безнең акчага ярдәм итеп тора. Ләкин эш шунда ки, бу вакытлы фактор, озакламый югалачак, һәм сум (рубль) нефть бәяләре үсү шартларында бер ярдәмсез калачак. Өстәвенә, тышкы бурычларны каплау өчен дәүләт декабрьдә шактый зур акчалар тотарга мәҗбүр булачак.

Шуңа күрә долларның бер генә юлы бар - ул өскә таба. Иң башта долларга 66.60 сум чиген үтеп чыгу авыр булачак, аннан соң исә, шулай да, хәзерге шартларда доллар 72.20 сумнан да артыграк була алмаячак.

Ирина Рогова, аналитик ГК Forex Club.

Российская Газета

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев