Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

27 декабрь – Коткаручылар көне

Хөрмәтле коткаручылар! Һөнәри бәйрәмегезнең Яңа ел бәйрәме белән бергә билгеләп үтелүе аеруча күңелле һәм истәлекле.Яллар-бәйрәмнәр сирәк эләгә үзегезгә. Шуңа да карамастан, сез алдыгызга куйган бурычны намус һәм зур тырышлык белән үтисез, районыбыз бөтенлеген, кешеләр иминлеген уяу саклыйсыз. Ил-көнгә нинди генә бәла килмәсен, иң беренче чиратта, ярдәм кулын сузасыз, меңләгән кешеләрнең...

Хөрмәтле коткаручылар!

Һөнәри бәйрәмегезнең Яңа ел бәйрәме белән бергә билгеләп үтелүе аеруча күңелле һәм истәлекле.Яллар-бәйрәмнәр сирәк эләгә үзегезгә. Шуңа да карамастан, сез алдыгызга куйган бурычны намус һәм зур тырышлык белән үтисез, районыбыз бөтенлеген, кешеләр иминлеген уяу саклыйсыз. Ил-көнгә нинди генә бәла килмәсен, иң беренче чиратта, ярдәм кулын сузасыз, меңләгән кешеләрнең гомерен саклап каласыз. Шул ук вакытта сезгә килеп туган хәлдә дөрес карар кабул итәргә, еш кына үз гомерегезне куркыныч астына да куярга туры килә. Дөньяда һәм илебездә терроризм һәм экстремизм гамәлләре арткан бер заманда потенциаль куркыныч тудыручы объектлар сездән икеләтә уяулык сорый.

Мөхтәрәм коткаручылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек, хезмәттә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар, һөнәри осталыгыгызның камилләшүен һәм киләсе елның гадәттән тыш хәлләрсез, тыныч узуын телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев