Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Агымдагы елның 1 июленнән Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

Агымдагы елның 1 июленнән Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Ул вак аварияләр килеп чыккан очраклар белән бәйле. Әгәр юл һәлакәтендә кеше үлү яки тән җәрәхәте алу очрагы булмагаса, машина йөртүчеләр юлда "бөке" хасил итмәс өчен зыян күргән автомобильләрне, хәзер юл хәрәкәте иминлеге инспекторларыннан башка да, читкә алып куярга...

Агымдагы елның 1 июленнән Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Ул вак аварияләр килеп чыккан очраклар белән бәйле. Әгәр юл һәлакәтендә кеше үлү яки тән җәрәхәте алу очрагы булмагаса, машина йөртүчеләр юлда "бөке" хасил итмәс өчен зыян күргән автомобильләрне, хәзер юл хәрәкәте иминлеге инспекторларыннан башка да, читкә алып куярга тиешләр. Һәлакәттә катнашкан машина йөртүчеләр үзара килешкән очракта, бөтенләй полициягә хәбәр итеп тормасалар да була. Ә инде үзара килешү булмаганда, полициягә авария турында хәбәр итеп, аварияне рәсмиләштерү буенча күрсәтмәләрне үтәргә кирәк. Моның өчен транспорт чараларын юл читенә алып куйганчы, һәлакәт булуны фото һәм видеога төшереп һәрьяктан да карарлык сурәтләр әзерләргә кирәк. Аннан соң якындагы ЮХИДИ бүлегенә яисә юл посты хезмәтенә килеп авария рәсмиләштерелә. Шунысын да онытырга ярамый, РФ административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә авария килеп чыгуга сәбәпче булган машина йөртүчегә бер мең сум штраф салына. Машина йөртүчеләр өчен өстәмә мәгълүмат дәүләт автоинспекциясе рәсми сайтында урнаштырылган. Моның өчен www.gibdd.ru/assistant/dtr бүлегенә керергә кирәк. Юл һәлакәте килеп чыкканда ярдәмче блок-схемасы да бирелә. Аны һәр машина йөртүченең үзе белән йөртүе сорала.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X