Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Аланда кул көрәштерделәр

2015 елның 3 октябрендә Алан урта мәктәбендә мәктәп беренчелегенә кул көрәше буенча ярышлар булып узды. Ярышта шушы мәктәптә белем алучы 6-11 сыйныф укучыларыннан 47 егет һәм кыз катнашты. Ярышлар үткәрүдә финанс ярдәме күрсәткән эшмәкәрләрне дә санап үтми мөмкин түгел: Илдар Фазылҗанов, Расыйх Габдрахманов, Адель Борһанов һәм "Алан" хуҗалыгы җитәкчесе Хәбир...

2015 елның 3 октябрендә Алан урта мәктәбендә мәктәп беренчелегенә кул көрәше буенча ярышлар булып узды. Ярышта шушы мәктәптә белем алучы 6-11 сыйныф укучыларыннан 47 егет һәм кыз катнашты.

Ярышлар үткәрүдә финанс ярдәме күрсәткән эшмәкәрләрне дә санап үтми мөмкин түгел: Илдар Фазылҗанов, Расыйх Габдрахманов, Адель Борһанов һәм "Алан" хуҗалыгы җитәкчесе Хәбир Фәсхетдинов белән Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиевлар. Ярышны оештыру һәм үткәрүдә исә балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Тимур Имамиев һәм әлеге үзәкнең өстәмә белем бирү педагогы Рәмис Галимҗанов катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча "Теләче" балалар һәм үсмерләр мәктәбенең кул көрәше буенча тренеры Айрат Кыямов һәр авырлык категориясендә җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата премия тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев