Новости со всего света

Азнакай районында 11 яшьлек улын кыйнаган ир-атны хөкем иттеләр

Татарстанның Азнакай районында бер ел дәвамында 11 яшьлек улын кыйнаган ир-атны хөкем иттеләр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, 45 яшьлек ир-ат бер ел дәвамында үз баласын даими рәвештә кыйнаган.

Аны шартлы рәвештә өч ел да бер айга ирегеннән мәхрүм иттеләр, шулай ук бер ел сынау срогы билгеләделәр.  

Татар -информ


Нет комментариев