Балалы гаиләләрне салымнан азат итәрләрме?
Новости со всего света

Балалы гаиләләрне салымнан азат итәрләрме?

Илнең Ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец ил башлыгына шундый тәкъдим белән чыкты.


«Балалар тәрбияләүче гаиләләрне күчемсез милеккә һәм җир участогына салымнардан азат итәргә кирәк. Сүз гаилә яшәүче торак - бер фатир яисә йорт, бер җир участогы турында бара. Салым елдан-ел арта, күпчелек гаиләләр өчен бу - сизелерлек сумма. Монда коммерция, бизнес милке керми», — дип, тәкъдименә ачыклык кертте Ирина Волынец.

Чыганак: Кызыл Таң


Нет комментариев