Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бүген, 3 гыйнварда, Теләче районының иң оста машина йөртүчеләре ачыкланды

3 гыйнвар көнне ДОСААФ оешмасы ишегалдында ир-егетләр арасында машина йөртү осталыгы һәм юл йөрү кагыйдәләре белемнәре буенча конкурс үткәрелде. Бәйгедә җәмгысе алты ир-егет катнашты. Конкурста катнашучылар машина йөртү осталыгы буенча биремнәрне вакытка башкарса, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен компьютер кабул итеп алды. Ярышта Илдар Мифтахов (Теләче), Ренат Гарипов (Максабаш), Айнур...

3 гыйнвар көнне ДОСААФ оешмасы ишегалдында ир-егетләр арасында машина йөртү осталыгы һәм юл йөрү кагыйдәләре белемнәре буенча конкурс үткәрелде. Бәйгедә җәмгысе алты ир-егет катнашты. Конкурста катнашучылар машина йөртү осталыгы буенча биремнәрне вакытка башкарса, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен компьютер кабул итеп алды. Ярышта Илдар Мифтахов (Теләче), Ренат Гарипов (Максабаш), Айнур Хаҗиев (Теләче) призлы урынны яулады. Азактан аларга оештыручылар тарафыннан әзерләнгән Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Калган катнашучылар да истәлек бүләкләренә ия булдылар.

- Яңа ел бәйрәме вакытында, озакка сузылган ялларда ир-егетләребезгә рәхәтләнеп күңел ачып, үзләрен сынап карап, кыскасы, файдалы итеп вакыт үткәреп кайтыр өчен ел саен әлегедәй конкурслар үткәрәбез. Быелгысы да оешкан төстә үтте. Һәм соңгысы булмас дип ышандырабыз. Мондый бәйгеләрне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан хөрмәтле хатын-кызларыбыз өчен дә оештырабыз. Ир-егетләребезне генә түгел, аларны да үзебезнең уку залында һәм мәйданчыкта көтеп калабыз. Бәйрәмнәребез мөбәрәк, табыннарыбыз түгәрәк булсын! Форсаттан файдаланып, барча райондашларыбызны һәм кайткан кунакларны Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Киләсе ел да муллыкта, тынычлыкта үтсен. Барчабыз да бәхетле булыйк! - дип белдерде ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов.

Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев