Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Биектау районында бәйрәм табыны күңелсез тәмамланган

Кичә, 5 гыйнвар кичендә, Биектау районы үзәк хастаханәсенә күкрәк читлегендәге яра белән 29 яшьлек ир-ат китерелә. Аның Каенлы авылында яшәүче беркая да эшләмәүче кеше булуы ачыклана. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, әлеге ир-ат кунакта хәлдә зыян күргән. Ул моңа кадәр хөкем ителгәне булган 33 яшьлек авылдашына бара. Табын артында бергә кәефләнеп алгач,...

Кичә, 5 гыйнвар кичендә, Биектау районы үзәк хастаханәсенә күкрәк читлегендәге яра белән 29 яшьлек ир-ат китерелә. Аның Каенлы авылында яшәүче беркая да эшләмәүче кеше булуы ачыклана.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, әлеге ир-ат кунакта хәлдә зыян күргән. Ул моңа кадәр хөкем ителгәне булган 33 яшьлек авылдашына бара. Табын артында бергә кәефләнеп алгач, алар арасында бәхәс чыга. Шуның аркасында хуҗа кеше кунакка чәнечке белән чәнчи. РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе буенча ("Кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерү") җинаять эше кузгатылган. Кызу канлы йорт хуҗасына 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X