Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Быел да сез һөнәри бәйрәмегезне рухи күтәренкелек белән каршы аласыз. Районыбыз игенчеләре 22042 гектар мәйданнан 453500 центнер икмәк суктырып алу бәхетенә ирештеләр. Һәр гектардан 20,6 центнер уңыш алып, без ындырларыбызны гәрәбәдәй ашлык белән баета алдык. Аеруча, җаваплылыклары чикләнгән "Алан", "Игенче" ширкәтләре, "Сөт иле -Теләче" агрофирмасының Сауш бүлекчәләренең...

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!
Быел да сез һөнәри бәйрәмегезне рухи күтәренкелек белән каршы аласыз. Районыбыз игенчеләре 22042 гектар мәйданнан 453500 центнер икмәк суктырып алу бәхетенә ирештеләр. Һәр гектардан 20,6 центнер уңыш алып, без ындырларыбызны гәрәбәдәй ашлык белән баета алдык. Аеруча, җаваплылыклары чикләнгән "Алан", "Игенче" ширкәтләре, "Сөт иле -Теләче" агрофирмасының Сауш бүлекчәләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе бу. Аларның ат бәйләрлек алтын баганага тиң игенче-механизаторлары тырышлыгы белән, әлеге хуҗалыкларның басу-кырының һәр гектарыннан 25-31 шәр центнер уңыш җыеп алынды. Шунысы сөендерә: елның-елында районыбыз терлекчеләре дә продукция җитештерүне арттыра гына бара.
Гомер-гомергә җир безнең төп байлыгыбыз һәм туендыручыбыз булды. Бүгенге кризис һәм санкцияләр чорында без районны һәм республиканы көндәшлеккә сәләтле продукция белән тәэмин итә алабыз. Ә бу үз чиратында күп кенә икътисадый һәм социаль мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Республикада алып барылган аграр сәясәт, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә булышлык күрсәтү белән беррәттән, авылның инфраструктурасын үстерүгә дә юнәлдерелгән. Авыл кешесе дә шул уңай үзгәрешләрне күреп, нәтиҗәле хезмәт күрсәтә.
Хөрмәтле кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре!
Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Яшәеш көче биргән чишмәгә тиң авылның киләчәге сезнең кулларда. Авыр, әмма игелекле хезмәтегез аша зур җиңүләргә ирешергә насыйп булсын!
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X