Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Фирдүс Тямаев: Яшьләр дискотекага Радик Юльякшин концертына килгән кебек агылмый

Ике популяр җырчы Фирдүс Тямаев һәм Радик Юльякшин (Elvin Grey) "Кабатла" концертында үзара бер-берсенең җырын башкаргач, хәзер Радик кая гына барса да, Фирдүснең "Гомер үтә" җырын сорап җырлаталар икән. Дөрес, Радик бу җырны башкарганчы, сәхнәдә халык алдында Фирдүскә шалтыратып, җырчыдан рөхсәт сораган. - Фирдүс, Радикның иҗаты белән танышмы син? Аның...

Ике популяр җырчы Фирдүс Тямаев һәм Радик Юльякшин (Elvin Grey) "Кабатла" концертында үзара бер-берсенең җырын башкаргач, хәзер Радик кая гына барса да, Фирдүснең "Гомер үтә" җырын сорап җырлаталар икән. Дөрес, Радик бу җырны башкарганчы, сәхнәдә халык алдында Фирдүскә шалтыратып, җырчыдан рөхсәт сораган.


- Фирдүс, Радикның иҗаты белән танышмы син? Аның "Гомер үтә" җырын башкаруына ачуың килмиме?

- Юк, ачуым килми, киресенчә, җырласын! Башка җырларымны башкарса да, каршы килмим. Җыр - үзе бер тарих, ул яшәргә тиеш. Хәзер бик күп яшь җырчылар Салават абыйның элеккеге җырларын җырлый. Кем генә башкарса да, без ул җырларның Салават Фәтхетдиновныкы икәнен беләбез. "Әнкәмнең догалары" дигәч, Салават диләр, "Сайра, әйдә, сандугач" дип әйтүгә дә, Тямаев диләр! Минем җырымны башкаралар икән, димәк, ул җыр популяр. Радикка килгәндә, без аның белән күптәннән дуслар. Ул үз юлын тапкан, яраткан эше белән шөгыльләнә. Яшьләрне үзенә җыя, гөрләп иҗат итә. Хәзер хәтта дискотекаларга да яшьләр аның концертына килгән кебек агылып килми. Яшьләргә кызык, чөнки концерты дискотека форматында уза.

- "Татар җыры"нда катнашмыйм дигән идең, әмма фестивальдә cине күрү бәхетенә ирештек.

- Катнашмаска дигән фикергә килгән идем дә, ахыр чиктә күндерделәр. Сүз дә юк, дәрәҗәле кунаклар алдында чыгыш ясау - зур мәртәбә. Ул - елга нәтиҗә ясаучы зур тантана. Ләкин миңа калса, бу чарага җылылык җитеп бетми. Артистлар арасында аралашу, матур сүзләр, теләкләр әйтү. Мин шәхсән бу фестивальгә алга таба үстерү юнәлешендә берәр яңалык кертер идем.

- Фирдүс, җырларыңны рус теленә тәрҗемә иттереп яздырдың. Аларны кайчан, кайсы радиода ишетеп булачак?

- Әлегә билгеле түгел, эзлибез, сайлыйбыз, чөнки рус радиоларына җыр бирү бик кыйбатка төшә. Дөрес булса, рус телендә эшләүче бер популяр радио бер айга 1 миллион сум сорый...

Эльвира Шакирова
intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев