Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Әгъзам Гобәйдуллин: - Өзеклекләр, тоткарлыклар булмас дип ышанам

Бүген республика территориясендә тавыш бирү нәкъ иртәнге сәгать 7 дә башланды, сәгать кичке 8дә тәмамланачак. Иртәнге вакыттан эш штат режимында, тыныч башланган. Бу хакта бүген Казанның "Пирамида" комплексында урнашкан бердәм мәгълүмат үзәгендә брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе Әгъзам Гобәйдуллин белдерде. "Бүген татарстанлылар өчен истәлекле көн. Без Президентны сайлыйбыз, шулай ук...

Бүген республика территориясендә тавыш бирү нәкъ иртәнге сәгать 7 дә башланды, сәгать кичке 8дә тәмамланачак. Иртәнге вакыттан эш штат режимында, тыныч башланган. Бу хакта бүген Казанның "Пирамида" комплексында урнашкан бердәм мәгълүмат үзәгендә брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе Әгъзам Гобәйдуллин белдерде.

"Бүген татарстанлылар өчен истәлекле көн. Без Президентны сайлыйбыз, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлана. Сайлаучылар яхшы кәеф белән үз участокларына килә башлады. Биредә сайлаучылар өчен барысы да әзер. Сайлау комиссияләре яхшы әзерлектә. Шуңа күрә, өзеклеләр, тоткарлыклар булмас дип ышанам", - дип билгеләп узды Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул участокларга никадәр күбрәк сайлаучы килсә, сайланган хакимиятнең абруе да шулкадәр зуррак булуын ассызыклады. "Система ачык, без мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә тырышачакбыз. Сайлаулар ачык, оешкан төстә, сайлау законы таләпләреннән тайпылмыйча узар дип ышанам. Сайлау процессында барлык катнашучыларга аларны төгәл итеп үтәргә кирәк", - дип белдерде Ә. Гобәйдуллин.

Республикада барлыгы 2802 сайлау участогы ачык. Иртәнге сәгать 7 гә сайлаучылар саны 2 млн 901 мең 29 кеше тәшкил итте. Казан, Яр Чаллы шәһәрендә сайлаучылар 3әр бюллетень алачак. "Гадәттәгечә, сайлаулар күзәтүчеләрнең даими күзәтүе астында узачак", - диде Әгъзам Гобәйдуллин.

"Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X