Новости со всего света
Ике кешене елан чаккан
1540
0
0
Җәй башыннан Алабугада ике кешене елан чаккан. Бу турыда Алабуга Үзәк район хастаханәсендә хәбәр иттеләр.
Июль башында табибларга Танайка авылында яшәүче 45 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Аны болында печән чапканда елан чаккан. Ир-атны хастаханәгә озатканнар, хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.
Икенче очракта Кукмара районыннан Алабугага кунакка килгән 19 яшьлек кызны елан чаккан. Җирле табиблар сүзләренчә, кызга карата елан агуына каршы чара күрелгән. Кыз хастаханәгә ятудан баш тарткан.
Елан чаккан очракта ашыгыч рәвештә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, үз белдегең белән дәваланырга ярамый, дип искәртә табиблар.
Гөлнара Салихова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев