Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда шәхси самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Халыкара аэропорт ябылган

«Казан» Халыкара аэропорты, шәхси самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, ябылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте. Барселонадан Казанга очкан самолет аэропортка төшкәндә, уң шасси покрышкасына зыян китерелгән булган. Бортта алты кеше - 4 пассажир һәм 2 экипаж әгъзасы булган. Һәлакәт аркасында җитәкчелек аэропортны вакытлыча ябарга карар иткән. Хәзергә...

«Казан» Халыкара аэропорты, шәхси самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, ябылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Барселонадан Казанга очкан самолет аэропортка төшкәндә, уң шасси покрышкасына зыян китерелгән булган. Бортта алты кеше - 4 пассажир һәм 2 экипаж әгъзасы булган.

Һәлакәт аркасында җитәкчелек аэропортны вакытлыча ябарга карар иткән. Хәзергә дистәдән артык рейс тоткарлана. Кайбер һава суднолары күрше аэропортларга юнәлдерелгән.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында хәбәр юк.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев