Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кышкы тәгәрмәчкә күчәр вакыт җитә,,,

7 октябрьдән Татарстанда һава температурасының кинәт түбән төшүе, яңгыр һәм кар явуы көтелә. Һава торышының бозылуы аркасында юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Шул уңайдан республиканың ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә җәйге көпчәкләрне кышкысына алыштыру эшен кичектермәскә киңәш бирә. Автоинспекторлар шулай ук, кышкы сезонда ипле һәм саграк идарә итәргә кирәклеген дә искәртә....

7 октябрьдән Татарстанда һава температурасының кинәт түбән төшүе, яңгыр һәм кар явуы көтелә.

Һава торышының бозылуы аркасында юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Шул уңайдан республиканың ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә җәйге көпчәкләрне кышкысына алыштыру эшен кичектермәскә киңәш бирә. Автоинспекторлар шулай ук, кышкы сезонда ипле һәм саграк идарә итәргә кирәклеген дә искәртә.

- Куркыныч маневр ясау, бигрәк тә каршы як полосага чыгып хәрәкәт итүдән тыелып торырга кирәк. Машина йөртүче һәм пассажирлар куркынычсызлык каешы эләктерергә, ә 12 яше тулмаган балалар махсус креслоларга утыртылырга тиеш. Артык мөһим булмаганда, ерак араларга чыгуны кичектереп торырга кирәк, - диелә аларның хәбәрендә.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X