Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Малайлар хастаханәгә озатыла

Травматик коралдан ату аркасында яраланган малайларның икесе дә хастаханәгә озатылган. Пуля өченче баланың аяк киеменә генә тиеп калган. 27 майда, 12 яшьлек Ядегәр исемле малайның эченә атып яралыйлар. Кем атканын бала күрми дә калган. Бу хәлне күреп калучылар да булмый. Малайны тиз арада хастаханәгә озаталар һәм операция ясыйлар. Ул реанимация...

Травматик коралдан ату аркасында яраланган малайларның икесе дә хастаханәгә озатылган. Пуля өченче баланың аяк киеменә генә тиеп калган. 27 майда, 12 яшьлек Ядегәр исемле малайның эченә атып яралыйлар. Кем атканын бала күрми дә калган. Бу хәлне күреп калучылар да булмый. Малайны тиз арада хастаханәгә озаталар һәм операция ясыйлар. Ул реанимация бүлегендә дәвалана.


Шул ук урында мондый хәл бер көн алдан - 26 май көнне дә була. Татарстан урамында урнашкан 80 нче номерлы мәктәп янында бер төркем укучылар укытучыга матрас ташырга булыша. Шунда бер малайның аркасына аталар. Хастаханәдә аңа операция ясала. Полиция бүлегенә гариза языла.

- Әлеге факт буенча "Белә торып, кеше гомеренә куркыныч тудырырдай сәламәтлеккә авыр зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, - дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий "LifеNеws" мәгълүмат чыганагына.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X