Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мамадышта авыл җирлеге башлыгы мунчада ис тиюдән үлгән

Бүген төнлә Мамадыш районының Түбән Ушма авыл җирлеге башлыгы Дамир Гарипов вафат булган. Рәсми фаразлар буенча 28 яшьлек ир-атка мунчада ис тигән. Аны район үзәк хастаханәсенә реанимация бүлегенә озаталар. Ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Дамир Гарипов гаилә корырга да өлгермәгән, балалары юк. Авыл җирлеге башлыгы булып быелның сентябрь...

Бүген төнлә Мамадыш районының Түбән Ушма авыл җирлеге башлыгы Дамир Гарипов вафат булган.

Рәсми фаразлар буенча 28 яшьлек ир-атка мунчада ис тигән. Аны район үзәк хастаханәсенә реанимация бүлегенә озаталар. Ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Дамир Гарипов гаилә корырга да өлгермәгән, балалары юк. Авыл җирлеге башлыгы булып быелның сентябрь аенда билгеләнгән.

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Фото: mamadysh-rt.ru

Intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев