Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Прокуратура Сочида яңгыр сулары канализациясенең конструкциясе үзгәртелгәнен ачыклаган

Түбән Камадан әбисе белән Сочига ял итәргә килгән малай яңгыр сулары канализациясенә егылып төшеп, батып үлде.

Прокуратура Сочига Татарстаннан килгән бала төшеп һәлак булган  яңгыр сулары канализациясе конструкциясенә үзгәрешләр кертелүен ачыклаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Прокуратура ачыклаганча, яңгыр сулары канализациясенең яңа конструкциясе киртә белән ябыла торган ачык улакны күздә тоткан. Әмма малай батып үлгән көнне ул ачык булган.

Әлеге факт буенча прокуратура тарафыннан тикшерү үткәрелә. Хәзерге вакытта шунысы билгеле: яңгыр сулары канализациясенең конструкциясен шул тирәдә урнашкан кунакханә хуҗасы үзгәрткән.

Фото: https://www.sochi.ru

http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев