Россия халкы ашау өчен гаилә бюджетының яртысын сарыф итә
Новости со всего света

Россия халкы ашау өчен гаилә бюджетының яртысын сарыф итә

Безнең акча нәрсәгә генә җитә? Россия халкының өчтән икесе гаилә бюджетының 50 %ын азык-төлек сатып алуга сарыф итә икән. Мәгълүм сораштыру үзәге шундый саннар китергән. Әле бер ел элек Россиядә яшәүчеләрнең 37 %ы гына көндәлек кирәк-ярак һәм азык-төлек өчен ярты акчасын сарыф иткән. Моннан тыш, Россия халкының 36 %ы күңел...

Безнең акча нәрсәгә генә җитә? Россия халкының өчтән икесе гаилә бюджетының 50 %ын азык-төлек сатып алуга сарыф итә икән. Мәгълүм сораштыру үзәге шундый саннар китергән.

Әле бер ел элек Россиядә яшәүчеләрнең 37 %ы гына көндәлек кирәк-ярак һәм азык-төлек өчен ярты акчасын сарыф иткән. Моннан тыш, Россия халкының 36 %ы күңел ачу, ял итү өчен акча тотудан баш тарткан. Узган ел андыйлар 22 % кына булган.

Машина, торак, дача сатып алудан баш тартучылар - 18 % (2014 елда - 11 %), белем алу, дәвалану өчен чыгымнарны киметүчеләр яисә бөтенләй баш тартучылар 13 % (4 %) булган.

Россиядә яшәүче һәр унынчы кеше (9 %) банкка салган акчасын тота башлаган. Узган ел андыйлар саны 7 % кына булган. Россиялеләрнең 80 %ы, илдә икътисадый кризис, дигән фикерне алга сөрсә, 15 % моны кире кага.

intertat.ru


Нет комментариев