Россиядә телефон аша реклама таратуның яңа ысулын уйлап тапканнар
Россиядә спам - теләк белдермәгән кешеләргә реклама яки коммерция юнәлешендәге башка төр хәбәрләрне юллауның яңа ысулын уйлап тапканнар. Һә ул илдә көннән-көн киңрәк кулланыла бара икән. Система автоматлаштырылган: ул телефон номерын җыя һәм бер тапкыр шалтырау белән элемтә өзелә. Абонентның кәрәзле телефоны экранында таныш булмаган номердан алынмый калган чакыру пәйда...
Россиядә спам - теләк белдермәгән кешеләргә реклама яки коммерция юнәлешендәге башка төр хәбәрләрне юллауның яңа ысулын уйлап тапканнар. Һә ул илдә көннән-көн киңрәк кулланыла бара икән.
Система автоматлаштырылган: ул телефон номерын җыя һәм бер тапкыр шалтырау белән элемтә өзелә. Абонентның кәрәзле телефоны экранында таныш булмаган номердан алынмый калган чакыру пәйда булачак. Әгәр дә телефон хуҗасы әлеге номер буенча шалтыратса, җавапка реклама хәбәре ишетәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев