Россиялеләрнең социаль пенсияләре 1 апрельдән 1,5 процентка индексацияләнә
1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр 1,5 процентка индексацияләнә. Тиешле карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылган. Пенсияләрне апрельдән индексацияләү тәкъдиме белән 28 февральдә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыккан. Ведомство проектының аңлатма язуында коэффициентның Россиядә 2016 елда (8081 сум) һәм 2015 елда (7965 сум) пенсионерның...
1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр 1,5 процентка индексацияләнә. Тиешле карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылган. Пенсияләрне апрельдән индексацияләү тәкъдиме белән 28 февральдә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыккан. Ведомство проектының аңлатма язуында коэффициентның Россиядә 2016 елда (8081 сум) һәм 2015 елда (7965 сум) пенсионерның яшәү минимумы мәгълүматларына нигезләнеп билгеләнүе әйтелгән, дип хәбәр итә RT.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев