Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Саба сыры - иң тәмлесе!

Күптән түгел Мәскәүдә дөньяның 63 дәүләтеннән 2 меңнән артык компания катнашында узган «ПРОДЭКСПО-2018» халыкара азык-төлек күргәзмәсендә «Саба сөт комбинаты» җәмгыяте сыр җитештерүдә лидер саналучы предприятиеләр арасында 2 нче урынны яулады һәм көмеш медаль, халыкара конкурс лауреаты дипломы белән бүләкләнде.

Конкурска комбинат «Российский» һәм «Гаудер» сырларын тәкъдим иткән иде. Әлеге продуктлар заводта 2017 елның октябреннән башлап җитештерелә һәм сыйфат ягыннан кайнатылган сөт тәме килүче, озак өлгерә торган классик сырларның иң югары таләпләренә туры килә. Комбинатның башкаручы директоры Д.Б.Марченко продукциянең Рәсәй базарында зур перспективалары бар дип саный:
-Бу яңа төр продукция булса да, аны кулланучы яратып өлгерде инде. Сырның авырлыгы да, кыяфәте дә сатып алучы өчен уңайлы, тәме дә үзенчәлекле. Безнең технологларның сыр кайнатуда бай тәҗрибәләре бар. Әлеге күргәзмә, Россия җитештерүчеләренең көнбатышныкылардан бер дә ким эшләмәгәнлекләрен күрсәтте. Без киләчәктә әлеге продукциянең ассортиментын тагын да киңәйтәчәкбез,-диде.
Күргәзмә вакытында компания вәкилләре завод продукциясе белән кызыксынган һәм киләчәктә даими сатып алучылары булырга теләк белдергән партнерлар белән сөйләшүләр алып бардылар. Хәзер әлеге хезмәттәшлекнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнү бара.
-Безнең продукция бүгенге көндә Россиянең барлык төбәкләрендә тәкъдим ителгән- дип дәвам итә Д.Б.Марченко.- Продукциябезне эре кибетләрдә генә түгел, илебезнең һәр сәүдә почмагында күрәсе иде, шуңа да сатуны дистрибьютер каналлары аша җәелдерәбез. Ул -чит илләрдән кертелүче сырларны алыштыра торган продуктлар булачак. Гомумән, Россия җитештерүчесе кыйммәтле импорт продуктларын сәүдә базарыннан кысрыклап чыгарырдай сыйфатлы продукция җитештерергә тулысынча сәләтле дип, тулы ышаныч белән әйтергә була.

 

Чыганак: http://saby-rt.ru/news/reklama/saba-syry-i-tmlese

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев