Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Танылган җырчы Иркә радиода эшли башлаган!

Популяр җырчы Иркәнең холкы шундый: бер урында таптанырга яратмый, һаман эзләнүдә, үз-үзен үстерүдә. Кайсы эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкарып чыга. Бу арада Иркә яңа һөнәр үзләштерү белән мәшгуль. Ул "Татар радиосы"на ди-джей булып эшкә кергән. Җырчы Айрат Ильясов белән икәү "Хәерле иртә, Австралия!" тапшыруын алып бара. - Шундый тәкъдим...

Популяр җырчы Иркәнең холкы шундый: бер урында таптанырга яратмый, һаман эзләнүдә, үз-үзен үстерүдә. Кайсы эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкарып чыга. Бу арада Иркә яңа һөнәр үзләштерү белән мәшгуль.


Ул "Татар радиосы"на ди-джей булып эшкә кергән. Җырчы Айрат Ильясов белән икәү "Хәерле иртә, Австралия!" тапшыруын алып бара.


- Шундый тәкъдим булгач, каршы килмәдем, кабул иттем. Үземне башкарак өлкәдә тикшереп карыйсым килде. Әлбәттә, минем өчен бу - яңалык! Эфирга 5 кенә тапкыр чыктым әле. Тапшыруга килгәнче бераз әзерләнәм, күңелемнән чыккан сүзләрне сөйлим. Үземә бик нык ошый. Буш вакытым күп булмаса да, табырга тырышам. Бу миңа тел байлыгын баетыр өчен бер стимул булып тора, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Иркә.

Эльвира Шакирова
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев