Буа районында 6 яшьлек баланың башын эт тешли
Новости со всего света

Буа районында 6 яшьлек баланың башын эт тешли

Адав-Толымбайда урамда уйнап йөргәндә 6 яшьлек баланың башын эт тешләгән.

Авыл медпунктыннан алынган мәгълүматларга караганда, бала күрше эте аркасында каза күргән. Ул, ычкынып, ачык капкадан чыккан булган.

Үзәк дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм бүлеге” хезмәткәрләре белдерүенчә, сабыйга тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Аның берничә урыннан яраларын ямаганнар, дип яза Байрак басмасы.

Нет комментариев