Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстан Президенты 46 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. «Татарстан Республикасы - илнең әйдәп баручы төбәкләреннән берсе. Иҗтимагый-сәяси тотрыклылык - безнең конкурентлы өстенлегебез. Сезнең һәркайсыгыз республика үсешенә саллы өлеш кертте. Сезгә үз эшегезгә бирелгәнлегегез һәм хезмәттә югары казанышларга ирешкәнегез өчен чын...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

«Татарстан Республикасы - илнең әйдәп баручы төбәкләреннән берсе. Иҗтимагый-сәяси тотрыклылык - безнең конкурентлы өстенлегебез. Сезнең һәркайсыгыз республика үсешенә саллы өлеш кертте. Сезгә үз эшегезгә бирелгәнлегегез һәм хезмәттә югары казанышларга ирешкәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм, сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләп калам», - диде Рөстәм Миңнеханов бүләкләү тантанасында.

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, хокук саклау органнарында эшләүчеләр, тренерлар, медицина хезмәткәрләре, артистлар, район җитәкчеләре, укытучылар һәм галимнәр бар иде. Россия Фәннәр академиясе академигы, Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институтының фәнни җитәкчесе Кев Салиховка III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены тапшырылды.

Казан дәүләт медицина университетының кафедра мөдире Әнәс Гыйльманов Россия Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. «Казан моторлар төзү берләшмәсе» слесаре Николай Филипповка «Россиянең атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде. Алар бөтен гаиләләре (үзе, ике кызы, улы, хатыны һәм килене) белән әлеге заводта эшли.

«Татарстан гүзәле» иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, тармак ветераны Роза Газалиева Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Барлыгы 46 орден, медаль, Рәхмәт хатлары, шулай ук төрле тармакларда атказанган хезмәткәр исемен бирү турында билгеләр һәм таныклыклар тапшырылды.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X