Татарстан укытучылары хезмәт хакыннан тыш 30 мең сум алачак
Новости со всего света

Татарстан укытучылары хезмәт хакыннан тыш 30 мең сум алачак

Илкүләм олимпиада җиңүчесен әзерләгән мөгалимгә хезмәт хакына ай саен - 30 мең сум, олимпиада призеры өчен 20 мең сум өстәләчәк. (Казан, 13 август, "Татар-информ"). Татарстанның Мөслим районында педагогларның август киңәшмәсе секция утырышлары дәвам итә. Республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның илкүләм олимпиада җиңүчесен әзерләгән мөгалимнәр ай саен - өстәмә...

Илкүләм олимпиада җиңүчесен әзерләгән мөгалимгә хезмәт хакына ай саен - 30 мең сум, олимпиада призеры өчен 20 мең сум өстәләчәк.
(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Татарстанның Мөслим районында педагогларның август киңәшмәсе секция утырышлары дәвам итә.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның илкүләм олимпиада җиңүчесен әзерләгән мөгалимнәр ай саен - өстәмә 30 мең сум, призер әзерләгән өчен 20 мең сум алачак, дигән хәбәре катнашучылар арасында күп фикерләр тудырды.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Энгель Фәттахов 9 сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханын татар телендә бирергә чакырды. Ул бу турыда милли мәгариф мәсьәләләре секциясендә белдергән иде.
http://tatar-inform.tatar

Нет комментариев