Татарстанда инвалид балаларны уллыкка алган сигез гаилә 200әр мең сум күләмендә дәүләт финанс ярдәме алды. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент башлыгы урынбасары, “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова җиткерде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика программаларының күпчелеге турыдан-туры гаиләләргә социаль ярдәм белән бәйле, дип җиткерде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.
“Хастаханәләрне һәм поликлиникаларны, мәктәпләрне һәм башка социаль корылмаларны төзекләндерү – болар барысы да республикада демографик вазгыятьне яхшыртуга тәэсир итә”, - диде Ларионова.
Түбән Камадагы һәм Арчадагы “Мәрхәмәт – Шәфкатьлелек” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе күчмә утырышларының тәҗрибә туплауда нәтиҗәлелеген әйтте ул.
Нет комментариев