Татарстанда шәхси хуҗалыкларга савым сыерлары тотуга чыгымнарны каплау өчен 353,9 миллион сум субсидия бүлеп бирелгән. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, Арча районында шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар - 18,8 миллион, Чүпрәледә - 16,9 миллион, Кукмарада - 16,6 миллион, Балтач районында - 16,2 миллион, Актанышта 15,2 миллион сум акча алган.
Искәртеп узыйк, субсидия бер баш сыерга - 3000 сум, бер баш савым кәҗәсенә һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум түләнелә, дип яза Татар-информ.
Нет комментариев