Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Түбән Камада бер кичтә ике "террорчы" тоткарланган

Кичә, 5 декабрьдә, "бомба" куелу турында Түбән Каманың полиция бүлегенә ике тапкыр хәбәр җиткергәннәр. Ике очрак буенча да "террорчылар" "кайнар эздән" тоткарланган. Беренче шалтырату "112" хезмәтенә 18:40 сәгатьтә булган. Шалтыратучы ир-ат 59 яшьлек каенатасының "Лада Гранта" автомобиленә шартлаткыч куелуы, әлеге машинаның Чирмешән районына таба юл тотуын хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре...

Кичә, 5 декабрьдә, "бомба" куелу турында Түбән Каманың полиция бүлегенә ике тапкыр хәбәр җиткергәннәр. Ике очрак буенча да "террорчылар" "кайнар эздән" тоткарланган.


Беренче шалтырату "112" хезмәтенә 18:40 сәгатьтә булган. Шалтыратучы ир-ат 59 яшьлек каенатасының "Лада Гранта" автомобиленә шартлаткыч куелуы, әлеге машинаның Чирмешән районына таба юл тотуын хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре машинаны Түбән Камадан чыгу юлында тоткарлый, әмма шартлаткыч матдә табылмый. Ул арада шалтыратучы да тоткарлана. Ул Шәңгәлче авылында яшәүче, беркая да эшләмәүче 42 яшьлек ир-ат булып чыга. Әйтүенчә, ул хатыны белән аерылышырга йөри икән. Дуслашырга теләве чираттагы бәхәскә китергән. Шуңа да хатыны һәм каенатасына үч итеп, әлеге адымга барган.


Икенче хәбәрне 22:32 сәгатьтә 29 яшьлек ир-ат шалтыратып әйткән. Ул өй телефоныннан шалтыратып, бандитларның йортны шартлатачагын җиткергән. Махсус хезмәт вәкилләре йортта бернинди шартлаткыч та тапмаган, ә тоткарланучы ир-ат ни сәбәпле шундый хәбәр таратуын аңлатып бирә алмаган.

Ике очрак буенча да җинаять эше кузгатылган. Ир-атларга 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Шунысы да игътибарга лаек: шалтыраткан вакытта алар икесе дә аек булмаган.

2016 ел башыннан Татарстан полиция хезмәткәрләренә террорчылык актлары турында өч ялган хәбәр кергән инде. Моңа кадәр, 1 гыйнварда, Лениногорскида яшәүче, аек булмаган 30 яшьлек ир-ат бер йортны шартлатырга җыену турында хәбәр җиткергән иде.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X