Атнаның беренче көне яңгыр һәм пыскак яңгырлы булачак. Урыны белән томан көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, вакыты белән көчәючән җил исә.
Татарстан буенча көндезге уртача һава температурасы 5-10 градус җылы булачак.
Казанда көн явымлы булачак, һава температурасы 6-9 градуска кадәр җылына.
24 ноябрьгә каршы төндә болытлы һава торышы саклана, кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Һава температурасы 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Нет комментариев