Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

ТР Президенты инаугурациясе 18 сентябрьгә билгеләнде

Сайлауда җиңеп чыккан Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифаларына керешү тантанасы рәсми рәвештә 18 сентябрьгә билгеләнде. Шул уңайдан тарихка кереп калачак олы тантана - инаугурация С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында көндезге 12дә башланачак. Бу хактагы карар бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында расланды. Искәртеп үтик: ТР Президенты сайлаулары 13 сентябрь -...

Сайлауда җиңеп чыккан Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифаларына керешү тантанасы рәсми рәвештә 18 сентябрьгә билгеләнде. Шул уңайдан тарихка кереп калачак олы тантана - инаугурация С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында көндезге 12дә башланачак.

Бу хактагы карар бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында расланды.

Искәртеп үтик: ТР Президенты сайлаулары 13 сентябрь - бердәм тавыш бирү көнендә үткәрелде. Анда Рөстәм Миңнеханов өчен 2 млн 306 мең 844 кеше (сайлауга килеп гражданлык бурычын үтәгәннәрнең 94,4 проценты) тавышын биреп, ул 3 көндәшеннән өстен булды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев