Уку йортына кергәндә язма имтиханнар әйләнеп кайтырга мөмкин
Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева шул хакта җиткерде. Министр сүзләренчә, югары уку йортларына кергән вакытта профильле фәннәрдән язмача имтиханны кире кайтарырга кирәк. Мондый форма бернинди искәрмәләрсез барлык уку йортлары өчен мөһим. "Мәгариф өчен халыкара әһәмияткә ия булган, үткәндә калган әйберләрне кире кайтарырга кирәк", - дигән министр. Ольга Васильева...
Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева шул хакта җиткерде.
Министр сүзләренчә, югары уку йортларына кергән вакытта профильле фәннәрдән язмача имтиханны кире кайтарырга кирәк. Мондый форма бернинди искәрмәләрсез барлык уку йортлары өчен мөһим. "Мәгариф өчен халыкара әһәмияткә ия булган, үткәндә калган әйберләрне кире кайтарырга кирәк", - дигән министр.
Ольга Васильева шулай ук мәктәпләргә классик иншаларны кертү һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерү кирәклегенә дә басым ясаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев