Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Ушу буенча дөнья чемпионаты Казанда узачак

2017 елда Казан ушу буенча дөнья чемпионатын кабул итеп ала. Бу хакта Индонезиянең Джакарта шәһәрендә узган Халыкара Ушу федерациясе утырышында билгеле булды. Дөнья чемпионатын уздырырга теләк белдерүче кандидат-шәһәр буларак Казанны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов тәкъдир итте. Министр үз чыгышында Казанның халыкара ярышлар уздырудагы уңышлы тәҗрибәсенә тукталды,...

2017 елда Казан ушу буенча дөнья чемпионатын кабул итеп ала.

Бу хакта Индонезиянең Джакарта шәһәрендә узган Халыкара Ушу федерациясе утырышында билгеле булды. Дөнья чемпионатын уздырырга теләк белдерүче кандидат-шәһәр буларак Казанны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов тәкъдир итте. Министр үз чыгышында Казанның халыкара ярышлар уздырудагы уңышлы тәҗрибәсенә тукталды, республикада волонтерлар белән эшләү системасының җайга салынуын, Спортчылар авылының спорт объектларына карата уңайлы урында урнашуын, кунакханәләрнең күп булуын һәм шәһәрдә заманча аэропорт булуын ассызыклады.


Дөнья чемпионатының төгәл вакыты әлегә билгеләнмәгән. Казанда ул 2017 елда якынча сентябрь-ноябрь айларында уздырылачак. Анда 80 илдән 1,5 мең кешенең катнашуы көтелә. Ярышларны Бокс һәм өстәл теннисы үзәге белән Теннис академиясендә уздырырга ниятлиләр.

Дөнья чемпионатын үзләрендә кабул итү өчен Франция, Польша һәм Болгариянең шәһәрләре дә дәгъва кылды.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X