Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Волгоградта торак йортта шартлау булган: теракт түгел

Волгоградтагы тугыз катлы йортта булган шартлау аркасында кимендә ун кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, диелә. Җәрәхәт алучыларның барысы да хастаханәгә озатылган. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр арасында өч бала да бар. Барысының да хәле уртача авырлыкта һәм тотрыклы, дип әйтелә. Шәһәрнең Космонавтлар урамындагы йортта шартлау бүген төш вакытында булган. Торак йорт бераз җимерелгән,...

Волгоградтагы тугыз катлы йортта булган шартлау аркасында кимендә ун кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, диелә.

Җәрәхәт алучыларның барысы да хастаханәгә озатылган. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр арасында өч бала да бар. Барысының да хәле уртача авырлыкта һәм тотрыклы, дип әйтелә. Шәһәрнең Космонавтлар урамындагы йортта шартлау бүген төш вакытында булган. Торак йорт бераз җимерелгән, янгын чыккан. Шуннан соң йортта тагын бер шартлау булган. Беренчел фаразлар буенча, гадәттән тыш хәл газ җиһазларыннан куллану кагыйдәсенең бозылуы аркасында килеп чыккан. Теракт юрамасы кире кагыла.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X