Реклама
Новости со всего света
Заһид Мәхмүди һәм Фәнис Камалның Mahmut Film студиясе төшергән "Җәза" фильмының ТРЕЙЛЕРЫ чыкты
Әлеге боевик Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" дигән китабына нигезләнгән. Фильм 9 ай төшерелгән. Әзерлек эшләре тагын да озаграк барган ди. "Бу фильм - жанры белән дә, су астында төшерелүе белән дә яңалык," - ди баш режиссер Фәнис Камал. Мөселман киносы фестивале көннәрендә "Ватаным Татарстан" әлеге кино турында менә нәрсәләр язган...
Әлеге боевик Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" дигән китабына нигезләнгән. Фильм 9 ай төшерелгән. Әзерлек эшләре тагын да озаграк барган ди. "Бу фильм - жанры белән дә, су астында төшерелүе белән дә яңалык," - ди баш режиссер Фәнис Камал.
Мөселман киносы фестивале көннәрендә "Ватаным Татарстан" әлеге кино турында менә нәрсәләр язган иде:
Тырыша торгач, боевигыбыз да булды. Ул Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" дигән китабына нигезләнеп төшерелгән. Китап авторы фильм турында менә ниләр сөйләде:
- Кино белән яшьләр кызыксына башлавына сөенәм. Алар, тамашачы кебек үк, бер күзәнәкле фильмнардан туйдылар булса кирәк. "Мәхмүт-фильм" төркеме дә үз кинобызны аякка бастыру теләге белән оешты. Аларга беркем дә ярдәм итмәде. Бу төркем кино булсын дип җан атып, энтузиазм белән эшләгән кешеләрдән тора. Шуңа күрә фильм ялыктырмый, битараф калучылар булмаган дип ышанам. Ни өчен шундый авыр темамы? Чөнки наркомания ул вакытта да, хәзер дә иң куркыныч афәт булып санала. Хәзер бигрәк тә куркыныч ул. Чөнки әфьюннең ниндиләрен генә ясамыйлар. Синтетик булганнарыннан бөтенләй дәвалап та булмый әле.
Кино әфьюн баткаклыгына кереп чумган яшь егет хакында. Аның күзләре шулкадәр тонган ки, бер мизгел рәхәтлек өчен дустының кызын, соңрак атасын үтереп суга ташларга да чирканмый.
Заһид Мәхмүди героиняның прототибы кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәшенең кызы булуын сөйләде. Бу хәл 1998 елда булган, җинаятьчене тоту эшендә ул үзе дә катнашкан. "Җинаятьче тотылды да бит, 17 яшьлек чәчәк кебек кыз гына кире кайтмады... Бу хәл кулга каләм алырга мәҗбүр итте", - дип сөйләде ул. Автор буяулар уйлап табучы галимнең дә чынбарлыктан алынуын, аның гомеренең үз улы кулыннан өзелүен яшермәде. Тик монысы фактлар белән расланмыйча, җинаять ачылмыйча калган икән. Язучы Фәнзаман Баттал уйнаган герой тамашачыда катлаулы хисләр тудырды. Хикмәт шунда: ул сугыш вакытында үзенә ярдәм күрсәткән шәфкать туташын көчли. Заһид Мәхмүди мондый кешедә фатирда торган һәм бу кеше аңа әлеге хәлне сөйләп биргән икән. Мин бу хәлне кабул итә алмыйча, фатирдан чыгып киткән идем, дип искә ала ул. Ә Фәнзаман Баттал фильмның каралама вариантын күргән һәм фильмның уңышына чын күңелдән ышанган икән. Кызганыч, ул бу көннәргә хәтле яши алмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев