Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

01 хезмәте кисәтә

Яз урталарында Татарстанда янгынга каршы көрәш буенча махсус режим кертелгән иде. Ул 25 апрельдән 11 майга кадәр дәвам итте.

Бу вакытта корыган үлән, агач һәм чүп - чар яндыру катгый тыела. Урманнар якын булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьларында учак кабызырга ярамый. Ачык һавада ризык әзерләү фәкать җәмәгать туклану урыннарында гына рөхсәт ителә. Шулай ук урманнардан ерак булган җирләрдә, ә участоклары алар янында ук урнашкан кешеләргә үз биләмәләрендәге корыган үләнне җыеп алырга һәм ике арада полоса казырга кирәк. Кагыйдә бозучыларга штраф салына. Физик затларга - 10 мең сумнан - 20 мең сумга, вазифаи затларга - 30 - мең сумнан - 60 мең сумга, теркәлмичә эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыручыларга - 60 меңнән - 80 мең сумга, ә юридик затларга - 400 мең сумнан - 800 мең сумга кадәр административ җәза каралган. Таләпләрне үтәмәү сәбәпле, янгын килеп чыкса, җинаять җаваплылыгы каралган.

8 - 14 июнь көннәрендә Татарстанда 81 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Кызганычка каршы, әлеге янгыннарда ике кеше янып үлгән, биш кеше зыян күргән, дүрт кешене коткарып калганнар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче бүлеге хезмәткәрләре шырпы һәм утяндыргычларны (зажигалкаларны) балалардан ерак тоту һәм алар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен даими кабатлап тору, йорт - җирдә янгын сүндергечләр булдыру һәм балаларны алар белән эшләргә өйрәтү кирәклеге турында искәртә.

Сүз уңаеннан. Бу вакыт аралыгында, ягъни 8 - 14 июнь көннәрендә республика сулыкларында суга бату белән бәйле биш очрак теркәлгән. Аларда өч кеше үлгән, берсе бала, өч кешене коткарып калганнар. Бу очракта да коткаручылар җиһазландырылган пляжлар да гына су коенырга яраганлыгын искәртә. Шул ук вакытта алар исерек хәлдә суга кермәскә, сулыклар янәшәсендә балаларны караучысыз калдырмаска, йөзү матраслары, түгәрәкләр (круг), санбордлар белән йөзеп яр буеннан ерак китмәскә, коткару жилетлары кияргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев