Бүген Теләчедә атларда килеп чыга торган САП чире чыганагын ликвидацияләү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләре узды.
Өйрәнүләрдә районнардан ветеринария хезмәткәрләре һәм Мари- Эл, Удмуртия өлкәсеннән дә белгечләр катнашты. Сәламләү сүзе белән башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыгуллин чыкты. Әлеге чара йогышлы авыруларны китереп чыгармау һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан үткәрелә.
Нет комментариев