Клярда кыздырылган горбуша
Файдалы киңәшләр

Клярда кыздырылган горбуша

Ашларыгыз тәмле булсын!

Яңа горбуша балыгы (250), йомырка (1 данә), 1 стакан, бодай оны (1 стакан), үсемлек мае, тоз кирәк булачак.

Әзерләү тәртибе:

1. Савытка йомырка сытыгыз һәм сөт агызыгыз. Он һәм тоз өстәп, куе сметана хәленә килгәнче венчик белән бер төрле масса ясап туглагыз.

2. Горбуша филесын якынча 3–4 см зурлыктагы кечкенә кисәкләргә турыйбыз.

3. Табада үсемлек маен җылытыгыз. Балык кисәкләрен чиратлап, чәнечке ярдәмендә клярга маныгыз (кляр балыкның һәр ягына тигез ятарга тиеш).

4. Кисәкләрне яхшылап кызган майга салыгыз һәм һәр ягын алтынсу төскә кергәнче 2–3 минут кыздырыгыз.

5. Әзер балыкны, артык мае сеңсен өчен, кәгазь салфеткаларга салыгыз. Кайнар килеш табынга чыгарыгыз.


Нет комментариев