Мәдәният хезмәткәрләре фикер алышты
Район яңалыклары

Мәдәният хезмәткәрләре фикер алышты

19 октябрь көнне Казанда Татарстан мәдәни-ял итү учреждениеләре директорлары һәм белгечләренең республика съезды узды.

Программага пленар утырыш, тематик секцияләр,  күргәзмәләр һәм «Мәһәллә»конкурсы финалистларының проектларын яклау кертелгән иде. Катнашучылар норматив-хокукый тәэмин итү, заманча җиһазлар белән тәэмин итү, цифрлы технологияләр, кадрлар сәясәте, грант ярдәме һәм традицион мәдәният белән эшләүнең яңа форматлары турында фикер алыштылар. Шулай ук креатив кластерлар булдыру, бергәлекләр белән багланышлар һәм МХО сугышчыларына ярдәм итү турында фикер алыштылар.

Чара ахырында тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен, конкурсларда һәм проектларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Район мәдәният йортының автоклуб мөдире Рәзилә Гәрәева Татарстан Хөкүмәтеннән бүләк сертификаты алды.


Нет комментариев